Күгәрчен авылында яшәүче Фирдания Заһидулла кызы Гыймадиеваның 19 апрель көнне 60 яшьлек юбилее.
Күгәрчен авылында яшәүче Фирдания Заһидулла кызы Гыймадиеваның 19 апрель көнне 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Сиңа гомернең иң озынын, саулыкның иң ныгын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз.
Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Илгиз һәм балалар.
Нет комментариев