Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кече Әшнәк авылында яшәүче кадерле әтиебез Рәис Йосыф улы Миннегалиевның 8 февральдә 55 яшьлек юбилее

07 февраля 2020, 09:19

502

0

0

Кече Әшнәк авылында яшәүче кадерле әтиебез Рәис Йосыф улы Миннегалиевның 8 февральдә 55 яшьлек юбилее

Кече Әшнәк авылында яшәүче кадерле әтиебез Рәис Йосыф улы Миннегалиевның 8 февральдә 55 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез, сине юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле ,тигез озын гомерләр телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.

Изге теләк, җылы сүздән башка,

Таба алмыйбыз олы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Рәхмәт,әти, син булганга,

Тормышыбыз күгендә.

Терәк булдың син һәрвакыт,

Кирәклесең бүген дә.

Әти, гомереңдә һәрчак,

Безгә үрнәк булып яшәдең.

Безнең өчен олы бәхет бит ул,

Сәламәт һәм имин яшәвең.

Син булганга

 без сәламәт үстек,

Борчуларсыз үстек, рәхәттә.

Кирәк чакта

 кырыс була белдең,

Шуңа, әткәй, сиңа рәхмәт тә.

Безне яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти.

Иң изге теләкләр белән: кызың Алсу, улың Алмаз, киявең Ринат,оныгың Амелия. Безнең теләкләргә әниебез, кодагыйлар һәм бабай да кушыла.

 

1zoom.me

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев