Казан шәһәрендә яшәүче кадерле җиңгәбез - туган апабыз Равзалия Сәүдахан кызы Рәхимова-Яхинаны юбилее белән кайнар котлыйбыз
1955 елның март аенда Күки авылында туып үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче кадерле җиңгәбез - туган апабыз Равзалия Сәүдахан кызы Рәхимова-Яхинаны юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Сине туган көнең белән тәбрикләп, иң якты һәм ихлас теләкләр юллыйсы килә. Тормышыңда сиңа бары тик сәламәтлек, шатлык-куанычлар һәм уңыш юлдаш булсын! Абыебыз Хәлим белән тигезлектә яшәвегезне телибез.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән: Балык бистәсеннән Нәҗип Әлфия.
Нет комментариев