Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Иске Арыш авылында яшәүче әниебез Миннегөлсем Рәкыйп кызы ЗӘЙНУЛЛИНАга 8 нче декабрь көнне 65 яшь тула

07 декабря 2018, 09:41

1354

0

1

Иске Арыш авылында яшәүче әниебез Миннегөлсем Рәкыйп кызы ЗӘЙНУЛЛИНАга 8 нче декабрь көнне 65 яшь тула

Иске Арыш авылында яшәүче әниебез Миннегөлсем Рәкыйп кызы ЗӘЙНУЛЛИНАга 8 нче декабрь көнне 65 яшь тула.

Кадерле әниебез, сине гомер бәйрәмең-юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа  исәнлек –саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсеннәр. Безне сөендереп озын-озак яшә. Тормышта барыбызның таянычы, терәге, ышанычы булганың өчен мең-мең рәхмәт. Сиңа  балаларың, оныкларың куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.

Алтмыш биш яшь-яшьмени ул,

Йөзе дә аның чик түгел!

Күпме генә яшәсәң дә,

Яшәүдән туймый күңел.

Әниебез, синең юлларыңа,

Бәхетләр яусын иде!

Безнең өчен һәрчак шулай,

Яшь булып калсаң иде!

Шатлыкларың ешрак булсын,

Кайгыларың урап үтсен.

Еллар санын сизмәс өчен,

Оныкларың гөрләп үссен.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп: улың Марсель, киленең Лилия, оныкларың Азалия,Илүзә, Зөһрә.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев