Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иң кадерле, газиз кешем, 52 ел иңне-иңгә куеп гомер юлыннан бергә атлаган тормыш иптәшем Рәсимә Салих кызы Миннегалиеваның 21 август көнне 80 яшьлек күркәм юбилее

21 августа 2020, 10:49

802

0

1

Иң кадерле, газиз кешем, 52 ел иңне-иңгә куеп гомер юлыннан бергә атлаган тормыш иптәшем Рәсимә Салих кызы Миннегалиеваның 21 август көнне 80 яшьлек күркәм юбилее

Иң кадерле, газиз кешем, 52 ел иңне-иңгә куеп гомер юлыннан бергә атлаган тормыш иптәшем Рәсимә Салих кызы МИННЕГАЛИЕВАның 21 август көнне 80 яшьлек күркәм юбилее.

 

Кадерлем! Олуг юбилеең белән чын күңелдән котлыйм сине.

Саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тигез гомер бирсен Раббым. Күңелең тулы мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек булды. 47 ел табибә булып эшләп бик күпләргә изгелек кылдың, һәркемне тигез күрдең, хөрмәт-ихтирамга ирештең. Киләчәктә дә иман байлыгында яшәп Аллаһы Тәгалә каршында олы дәрәҗәләргә ирешергә насыйп булсын. Күңел тынычлыгы белән куанычлы гомер кичерсәк иде.

Тормыштагы авыр чакларымда,

Янәшәмдә булдың гел терәк.

Зарланмадың, сабыр итә белдең,

Моның өчен сиңа мең рәхмәт.

Яннарымда син булганга,

Күңелем тыныч, яшим мин, димәк.

Раббым мине сине аермасын,

Син бит әле безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр  белән: тормыш иптәшең Мөнир, улың Ринат, киленең Елена  һәм оныкларың.

 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев