Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Гобәй авылында яшәүче кадерле әниебез Оркыя Мөбин кызы Хәлилованың 26 мартта 90 яшьлек юбилее.

25 марта 2022, 09:51

434

0

0

Гобәй авылында яшәүче кадерле әниебез Оркыя Мөбин кызы Хәлилованың 26 мартта 90 яшьлек юбилее.

Гобәй авылында яшәүче кадерле әниебез Оркыя Мөбин кызы Хәлилованың 26 мартта 90 яшьлек юбилее. 
     Сабыр йөрәкле, изге күңелле, мәрхәмәтле кадерле әниебез!
Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз!  Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез! Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!
Чәчләреңә Әни, чал керсә дә, 
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, Әни, авырмыйча, 
Безнең өчен син бит бер генә.
Әти белән тигез яшәгез сез, 
Ничек матур, парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез, 
Без сагынып кайтып кергәндә.
Иң изге теләкләр белән улың Рәис, киленең Гөлүсә, оныкларың Ризәлә һәм Адилә. Безнең теләкләргә әтиебез Гыйльметдин һәм барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев