Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Гобәй авылында гомер итүче кадерле әтиебез Гыйлметдин Нәбиулла улы Хәлиловның 1 сентябрьдә 75 яшьлек юбилее.

29 августа 2019, 13:45

687

0

0

Гобәй авылында гомер итүче кадерле әтиебез Гыйлметдин Нәбиулла улы Хәлиловның 1 сентябрьдә 75 яшьлек юбилее.

Гобәй авылында гомер итүче кадерле әтиебез Гыйлметдин Нәбиулла улы Хәлиловның 1 сентябрьдә 75 яшьлек юбилее.

Сабыр йөрәкле, изге күңелле, мәрхәмәтле әтиебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер итүеңне телибез! Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын! Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын! Тормыштан ямь табып, елмаеп, шатланып, әниебез белән пар канатлар булып безне сөендереп яшә!

Әтиебез - безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,

Туган көнең белән котларга.

Яшә әле бер дә бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә язгы гөлләр булып,

Терәк булып безнең иңнәргә.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә сиңа бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә,

Иң җылысын килә әйтәсе.

Чәчләреңне, әти, чал басса да,

Күңелең көр, һаман яшь әле.

Җаның тыныч, тәнең таза булсын,

Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.

Иң изге теләкләр белән улың Рәис, киленең Гөлүсә, оныкларың Ризәлә һәм Адилә. Безнең теләкләргә тормыш иптәшең Оркыя һәм барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев