Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Биектау авылында яшәүче Халидә Хәмит кызы ШӘРӘФИЕВАның 1 гыйнвар көнне 65 яшьлек юбилее. ​​​​​​​

    --, 30 декабрь 2020 - 10:54
    98
    0
    0

    Биектау авылында яшәүче Халидә Хәмит кызы Шәрәфиеваның 1 гыйнвар көнне 65 яшьлек юбилее.

    Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән ихлас тәбриклибез. Безне кадерләп үстергәнең өчен мең рәхмәтлебез сиңа. Синең кебек сабыр, миһербанлы, гади кешеләр бик сирәктер. Киләчәктә дә әтиебез белән тынычлыкта, муллыкта, без - балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген, рәхәтен күреп, озын-озак, тигез гомер кичерүегезне телибез. Кешелегең белән үрнәк син. Мең-мең рәхмәт, дибез, әни. Безнең өчен һәрчак кирәк син!

    Әле һаман без дип яшисең син, 

    Күптән инде зурлар булсак та. 

    Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен

    Нинди изгелекләр кылсак та.

    Иң изге теләкләр белән сине яратып: тормыш иптәшең Мәгъсум, балаларың Ләйсән-Эдуард, Алсу-Илфат, оныкларың Дамир, Эльвира, Камил.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: