Биектау авылында гомер итүче якын кешеләребез әтиебез Фәйзехан Габделхак улы белән әниебез Галия Газиз кызы Гариповларның февраль аенда күркәм юбилейлары.
Биектау авылында гомер итүче якын кешеләребез әтиебез Фәйзехан Габделхак улы белән әниебез Галия Газиз кызы Гариповларның февраль аенда күркәм юбилейлары.
Кадерлеләребез, сезне чын күңелдән олы бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз. Алдагы тормышыгызда да сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, тынычлыкта кайгы-хәсрәтсез, балаларыгызның рәхәтен күреп, матур итеп яшәргә язсын. Сез безнең өчен зур терәк, сез безгә бик кирәк. Без сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Иртә таңда чыккан кояш,
Көн дә сезгә бәхет китерсен.
Матур булсын сезнең тормыш юлыгыз,
Кайгы җиле бер дә төшмәсен.
Юбилеегызда изге, матур хисләр,
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез сезне чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
Иң изге теләкләр белән: Миләүшә, Рафис-Лилия, Булат, Ләйсән, Сәед. Бу изге теләкләргә кода-кодагыйларыгыз Раушан белән Гүзәлия дә кушыла.
Нет комментариев