Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Барыбыз өчен дә якын булган әтиебез Котдус Габдулла улы САФИУЛЛИНның 7 сентябрьдә 80 яшьлек юбилее.

05 сентября 2018, 14:28

806

0

0

Барыбыз өчен дә якын булган әтиебез Котдус Габдулла улы САФИУЛЛИНның 7 сентябрьдә 80 яшьлек юбилее.

Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләрбезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, тыныч тормышта гомер ит!

Әтиебез - безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга,

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә.

Туган көнең белән котларга.

Яшә әле бердә бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә язгы гөлләр булып,

Терәк булып безнең иңнәргә.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гөлфизә, улларың- Рафис,Рәдиф,киленнәрең-Гүзәлия,Илһамия,оныкларың Гөлгенә, Ранис, Ләйсән, Райнур, Илзирә, Әмирә.

фотоslavdelo.dn.ua

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев