Балык Бистәсендә яшәүче Ринат Гайнан улы ДӘҮЛӘТШИНның 20 нче февральдә 60 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән тәбрик итәбез һәм изге теләкләребезне юллыйбыз. Саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез, әниебез белән гаилә иминлегендә, хәвеф-хәтәрсез, балаларыгызның игелекләрен күреп, тигез гомер кичерергә язсын.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын,
Син үстергән һәрбер балаңның.
Кояш җылысына җыелгандай,
Сыенабыз синең яныңа,
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә әле, әти, яшә тагын да.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гадилә, балаларың, оныкларың. Безнең теләкләргә әниең дә кушыла.
Нет комментариев