Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Балык Бистәсендә яшәүче Рамилә Садрый кызы ГАДЕЕВАның 5 гыйнвар көнне 70 яшьлек күркәм юбилее.

29 декабря 2020, 08:37

818

0

0

Балык Бистәсендә яшәүче Рамилә Садрый кызы ГАДЕЕВАның 5 гыйнвар көнне 70 яшьлек күркәм юбилее.

Балык Бистәсендә яшәүче Рамилә Садрый кызы Гадееваның 5 гыйнвар көнне 70 яшьлек күркәм юбилее.

Кадерле, сөйкемле әниебез! Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр.

Кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Бу изгелекне яхшы гамәлләребез, игътибар һәм ярдәмебез белән сезгә кире кайтарырга бурычлы без.

 Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әнкәй!

Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,

Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен.

Балам, диеп, күз нурларын җәлләмичә,

Кайткан саен назлап, сөеп озатканың өчен.

 Иң изге теләкләр белән сине яратып : балаларың Фәнис -Светлана, Лилия -Ленар, оныкларың Руслан-Елена, Әминә, кода-кодагыйларың. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев