Балык Бистәсендә яшәүче Нәзирә Зиннәт кызы Сафинаның 26 декабрь көнне 60 яшьлек юбилее.
Балык Бистәсендә яшәүче Нәзирә Зиннәт кызы Сафинаның 26 декабрь көнне 60 яшьлек юбилее.
Сөйкемле әниебез! Гомер бәйрәмең белән котлап, сиңа булган җылы хисләребезне, яратуыбызны, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы булсын. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез.
Акыллы сүз, алтын киңәш белән,
Авыр чакта ярдәм итәсең.
Туар таңга ак юл күрсәтүче,
Күңел күзе ул син икәнсең.
Саулык белән озын гомер телик,
Тигез тормыш булсын һәрвакыт.
Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,
Яшибез без сине яратып.
Иң изге теләкләр белән: әтиебез Илдус, балаларың Илназ-Ләйсән, Илфат-Рәзилә, оныкларың. Безнең теләкләргә әбиләребез Наилә белән Нурзидә, кода-кодагыйларың да кушыла.
Нет комментариев