Балык Бистәсендә яшәүче Нияз Шамил улы САДЫЙКОВның 5 майда күркәм юбилее.
Кадерле әтиебез, сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, шатлыклы озын гомер, борчу-хәсрәтсез, бәрәкәтле тормыш телибез. Алга таба да балаларыңның игелеген күреп, әниебез белән тигезлектә, саулык белән рәхәт, бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп булсын.
Туган көнең- юбилеең белән,
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Иң изге теләкләр белән сине яратып: тормыш иптәшең Гөлнара, балаларың Булат, Марат. Безнең теләкләргә әти-әниебез дә кушыла.
Нет комментариев