Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Балык Бистәсендә яшәүче  Наилә Зыятдин кызы Закированың 25 гыйнвар көнне 70 яшьлек юбилее.

23 января 2020, 15:41

492

0

0

Балык Бистәсендә яшәүче  Наилә Зыятдин кызы Закированың 25 гыйнвар көнне 70 яшьлек юбилее.

Балык Бистәсендә яшәүче  Наилә Зыятдин кызы Закированың 25 гыйнвар көнне 70 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине 70 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Карашларың җылы яңгыр кебек,

Елмаюың айдай сөйкемле.

Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,

Кояш чәчкән нурлар шикелле!

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Хәмит, балаларың, киленнәрең, оныкларың. Безнең теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

 

gor

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев