Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Балык Бистәсендә яшәүче Наил РАВИЛ улы Минневәлиевның 28 мартта күркәм юбилее

26 марта 2019, 09:06

1120

0

0

Балык Бистәсендә яшәүче Наил РАВИЛ улы Минневәлиевның 28 мартта күркәм юбилее

Балык Бистәсендә яшәүче Наил РАВИЛ улы МИННЕВӘЛИЕВның 28 мартта күркәм юбилее.

Юмор телле әтиебез һәркем йөрәгенә ачкыч таба белә. Кайсы гына өлкәдә хезмәт куймасын, эшен яратып, җанын-тәнен биреп башкара. Техника эчендәге һәрбер деталенең “биография”сен биш бармагы кебек яхшы белә ул. Өйдән читкә чыгып киткәч, туган йортның җылысы татлырак була, үзенә тарта. Кайткач та әтинең каршы алуына ни җитә?! Ул кешегә карата мәрхәмәтле, күңеле изгелектә, безне дә “Таш белән атканга аш белән ат”, дип өйрәтте.

Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Исәнлектә-саулыкта, һәрвакыттагыча булганына шөкер итеп, җан тынычлыгы, күңел байлыгында әниебез белән тигез тормышта озак еллар яшәргә язсын Ходай. Без сине һәрчак куандырып торсак иде. Әтиебез, барысы өчен рәхмәт сиңа, без сине бик яратабыз!

Ходай сиңа озын гомер бирсен,

Урап үтсен иде кайгылар.

Безнең өчен догаларда булган

Ярый әле әти син бар.

Әти булган өйнең бәхете зур,

Әти – анда олы бер терәк.

Бу дөньяда авырлыклар күрми

Яшәр өчен безгә син кирәк!

Сине яратып, тормыш иптәшең Идалия, кызың Алинә, улың Айназ. Бу теләкләргә әтиең Равил, әниең Мөнирә, әбиең Наҗия дә кушыла.

 

фотоtalnern.gov.ua

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев