Сельские горизонты

Рыбно-Слободский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Балык Бистәсендә яшәүче хөрмәтле әтиебез Рәфкать Вәли улы Зариповка 13 май көнне 70 яшь тула.

08 мая 2019, 08:44

831

0

1

Балык Бистәсендә яшәүче хөрмәтле әтиебез Рәфкать Вәли улы Зариповка 13 май көнне 70 яшь тула.

Балык Бистәсендә яшәүче хөрмәтле әтиебез Рәфкать Вәли улы ЗАРИПОВка 13 май көнне 70 яшь тула.

Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән

үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!

Син бит безнең өчен кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге картайма,

Иң кадерле якын кешебез.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет, куанычлар,

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән: балаларың Ринат-Гөлназ, Регина, Зәринә, Руфинә. Безнең бу теләкләргә әниебез һәм кодагыең Халисә дә кушыла.

фотоplaycast.ru

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев