Балык Бистәсендә яшәүче кадерле әтиебез Сәлман Вәгыйз улы ГАЛИМОВның 17 нче ноябрьдә 60 яшьлек юбилее
Әти, сине бу бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер, шатлык-куанычлар, әни белән тигезлектә яшәвегезне теләп калабыз.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән: балаларың Сәйдәш-Эльвира, Ленар-Гүзәл, оныкларың Булат, Самира, Алинә, Нияз. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев