Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Балык Бистәсендә яшәүче кадерле әтиебез Рәвхәт Мингазиз улы Мәсгутовның 15 ноябрь көнне 60 яшьлек юбилее.

15 ноября 2019, 08:00

453

0

0

Балык Бистәсендә яшәүче кадерле әтиебез Рәвхәт Мингазиз улы Мәсгутовның 15 ноябрь көнне 60 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта,муллыкта,саулыкта картаерга насыйп булсын үзегезгә!

Иң изге теләкләр белән: кызың Сиринә, киявең Айдар, оныкларың Зәринә белән Алмаз. Бу теләкләргә әниебез Рәкыя , улың Айнур да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X