Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә яшәүче кадерле әниебез Рауза Сәлах кызы Миннувалиеваның 20 октябрь көнне гомер бәйрәме-туган көне

    --, 20 октябрь 2020 - 09:25
    152
    0
    0

    Балык Бистәсендә яшәүче кадерле әниебез Рауза Сәлах кызы Миннувалиеваның 20 октябрь көнне гомер бәйрәме-туган көне, 80 яшь тулуы белән котлыйбыз.

    Исәнлек-саулык сиңа, җан тынычлыгы, балаларыңның рәхәтен тоеп яшәргә язсын. Әни, кайнана, ак яулыклы дәү әниебез син безнең өчен иң кадерле олы зат. Син балаларыңның аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Син һәр көнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, нык таяныч булучу үрнәк.

    Бар туганнарны, кызларыңны, кияүләрне, улың һәм киленеңне, оныкларны бер түгәрәк өстәл янында туплаучы зат. Син безнең өчен үрнәк булып торучы олы кеше. Биргән киңәшләрең, елы сүзләрең тгормыш итәргә көч һәм дәрт бирә. Әле тагын күп еллар безне сөендереп яшәргә язсын сиңа әни.

    Ташлама, әнкәй ташлама,

    Безне изге догаңнан.

    Саклый безне, яклый безне,

    Синең изге догалар.

    Иң изге теләкләр белән: улың Ильшат, киленең Эльвира, оныкларың Эльза һәм Ильсияр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: