Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә яшәүче кадерле әниебез Нурия Шамил кызы Җамалиеваның 25 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.

    --, 25 сентябрь 2020 - 09:37
    262
    0
    1

    Бу көннәрдә гаиләбез өчен зур бәйрәм. Балык Бистәсендә яшәүче кадерле әниебез Нурия Шамил кызы ҖАМАЛИЕВАның 25 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.

    Кадерледән-кадерле әниебез! Гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз сине. Саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.

    Күңелең һәрчак якты, йөрәк җылың һәммәбезгә тигез, әни. Әти белән тигезлектә матур яшәвегез безгә үрнәк булды. Язмыш сынауларын бирсә дә көчле ихтыярың сынмады, авырлыкларга бирешмәдең. Киләчәктә дә янәшәбездә булып бәрәкәтле гомер насыйп итсен Ходай.

    Җәйләр сиңа

                    шатлык алып килсен,

    Көзләр бирсен алтын сабырлык.

    Кышлар – ныклык,

                      язлар – көч өстәсен,

    Һәрчак шулай матур калырлык.

    Сине яратып, изге теләкләр белән: балаларың Рәдиф-Диләрә, Дамир, оныкларың Раяз, Ралинә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: