Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Балык Бистәсендә яшәүче кадерле апабыз Нурания Фәсхетдин кызы МИНГӘРӘЕВАның 12 июльдә юбилее.

10 июля 2020, 10:00

677

0

0

Балык Бистәсендә яшәүче кадерле апабыз Нурания Фәсхетдин кызы МИНГӘРӘЕВАның 12 июльдә юбилее.

Балык Бистәсендә яшәүче кадерле апабыз Нурания Фәсхетдин кызы Мингәрәеваның 12 июльдә юбилее.

 Олыны – олы, кечене кече итә белгән, һәркемгә ачык йөзле, киң күңелле кадерле кешебез. Ишектән керүгә үк һәрчак нурлы йөзең, тәмле телең, мул табының белән каршы аласың. Үз авызыңнан өзеп бирергә дә әзер бит син барысын да! Синең сабырлыгың, мәрхәмәтлелегең  һәркемне таң калдыра. Шушы изге сыйфатларың өчен Ходай сине меңләтә зурласын иде. Балык Бистәсе ипиеннән авыз иткән кеше апабызның хезмәте белән таныш. Ник дигәндә, инде күп еллар районның икмәк пешерү комбинатында производство мөдире һәм технолог булып эшли ул. Димәк, һәр икмәккә аның тырышлыгы, күңел җылысы кергән дигән сүз.

Кадерлебез, сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, җизни-абый белән тигез, тыныч тормыш, җан тынычлыгы, баларыңның рәхәтен күрүеңне телибез. Син безгә һәрчак терәк һәм бик кирәк. Шулай бергә-бергә тату-дус булып яшик әле озын-озак еллар тагын да, Алла Боерса.

Тормыш урамнарында,

                    кышның бураннарында

“Таянырлык , ышанычлы апабыз бар”,

                      дип яшибез яннарыңда.

Гел бергә, бердәм булып,

                          матур балачак узып,

Эшләп, гөрләп, җырлап үстек,

Җырлап яшик, апа туганлы булып.

“Нинди генә хәл булмасын,

                     туган ара бозылмасын”

                             – әни сүзе йөрәктә.

Бу сүзләрнең көчен каплап, яшик туганлыкны саклап, антлар бирешмәсәк тә.

Сине яратып: Минневәлиевлар, Сәлаховлар, Гыйләҗевлар, Якуповлар гаиләләре. Бу теләкләргә әниләрең Наҗия һәм Кәүсәрия дә кушыла.

 

blo

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев