Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә яшәүче Илгиз Мөхәммәтвафа улы Минневәлиевның 26 гыйнварда 70 яшьлек юбилее

    --, 23 гыйнвар 2020 - 15:40
    56
    0
    0

    Балык Бистәсендә яшәүче Илгиз Мөхәммәтвафа улы МИННЕВӘЛИЕВның 26 гыйнварда 70 яшьлек юбилее.

    Гомер агышы чәчләргә бәс кертсә дә, күңел аклыгы югалмый икән.  Бүген дә  изгелекле, миһербанлы-шәфкатьле  син, Илгиз.  Йөрәк җылың гаиләңә, балаларыңа, туганнарга да тигез бүленгән. Киләчәгең дә якты, матур булсын!

    Туган көнең белән чын күңелдән котлап саулык-сәламәтлек,   җан тынычлыгы, бәхет-шатлыклар телибез сиңа.  Балаларыңның бәхетенә куанып, оныкларыгызны сөеп, Нурзия белән тигезлектә, иман байлыгында яшәргә насыйп булсын!

    Сәламәтлек бирсен Раббым сиңа,

    Тән сихәте бирсен гомергә.

    Насыйп булсын әле озак еллар,

    Бергә-бергә сөенеп яшәргә.

    Иң изге теләкләр белән: Мөнир абыең һәм Рәсимә апаң.

     

    apas

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: