Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Балык Бистәсендә яшәүче Гүзәлия Агмал кызы Садертдинованың бу көннәрдә туган көне.

19 февраля 2020, 09:17

412

0

0

Балык Бистәсендә яшәүче Гүзәлия Агмал кызы Садертдинованың бу көннәрдә туган көне.

 Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.

Иң изге теләкләр белән: кызларың Миләүшә-Илфат, Динә, оныкларың Салават, Айзилә.

 

krot

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев