Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Балык Бистәсендә яшәүче безнең өчен иң кадерле кешебез – әниебез Люция Самат кызы Зыятдинованың, 27 августта туган көне.

25 августа 2021, 10:01

397

0

0

Балык Бистәсендә яшәүче безнең өчен иң кадерле кешебез – әниебез Люция Самат кызы Зыятдинованың, 27 августта туган көне.

Балык Бистәсендә яшәүче безнең өчен иң кадерле кешебез әниебез Люция Самат кызы Зыятдинованың, 27 августта туган көне.

Җырыбызның моңы,

                тормышыбызның нуры,

Кадерлебез безнең,

                              газизебез безнең,

Игелек тулы олы йөрәкле,

Мәңге яшь, гүзәл — Әниебез безнең.

Сау-сәламәт, шат һәм көләч бул,

Иксез-чиксез булсын

                         бәхет мизгелләрең!

Ходай сиңа озын гомер

                                  насыйп итсен,

Сиңа юллыйбыз

                    теләкләрнең изгеләрен.

Әни бит ул — өйнең яме,

Ә тормышта — олы терәк.

Сәламәт бул, озак яшә.

Син бит, әни, безгә кирәк.

“Әни! ” – диеп дәшү

                             шундый рәхәт,

Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.

Әни булдың, әни булып калдың –

Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

“Әни!” – диеп әйтә алу – бәхет,

Син яшисең һәрчак безне дәшеп.

Безгә кылган изгелекләреңне

Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Иң изге теләкләр белән, балаларың: Алсу-Илнар, Алмаз-Резидә, оныкларың Азат, Марат, Камилә, Алинә. Безнең теләкләргә әтиебез Фердинант та кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев