Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә яшәүче апабыз Нурия Шамил кызы Җамалиеваның 25 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.

    --, 25 сентябрь 2020 - 09:34
    262
    0
    0

    Балык Бистәсендә яшәүче апабыз Нурия Шамил кызы ҖАМАЛИЕВАның 25 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.

    Кадерле апабыз! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Исәнлек - саулык, күңел тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, гел шулай сабыр, шат, изге күңелле, туганнарыңның шәфкатен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, авырлыкларга бирешмичә, газиз балаларыңның янәшәсендэ хөрмәтле әни булып яшәвеңне телибез.

    Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып,

    Килә сине тәбрик итәсе.

    Килә сиңа бәхет кенә теләп,

     Матур сүзләр генә әйтәсе.

     Изге теләк,

                      назлы сүздән башка.

     Табып булмый затлы бүләкне.

     Безнең өчен

                       бик тә кадерле син,

     Бик тә якын, бик тә кирәкле.

     Олы хөрмәт белән сине яратып: Солтановлар, Мингалиевлар гаиләләре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: