Балык Бистәсендә гомер итүче яраткан әтиебез Минзаһир Сабир улы Рәхимовка бу көннәрдә 70 яшь тулды.
Балык Бистәсендә гомер итүче яраткан әтиебез Минзаһир Сабир улы Рәхимовка бу көннәрдә 70 яшь тулды.
Әтиебез, сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, әни белән тигезлектә яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Бүген синең 70 яшең,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып
Йөзгә кадәр яшә әле!
Иң изге теләкләр белән: балаларың Гөлназ, Чулпан-Марат, оныкларың. Бу теләкләргә әниебез Тәнзилә дә кушыла.
Нет комментариев