Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә гомер итүче Лира Вайс кызы Бәдретдинова 70 яшьлек , Васыйл Фатыйх улы Бәдретдинов 75 яшьлек бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

    --, 29 октябрь 2021 - 09:16
    206
    0
    0

    Балык Бистәсендә гомер итүче безнең өчен иң якын кешеләребез – әниебез Лира Вайс кызы 1 октябрьдә үзенең 70 яшь тулган көнен билгеләп үтте, әтиебез Васыйл Фатыйх улы Бәдретдиновларның 1 ноябрьдә 75 яшьлек күркәм юбилее.

    Кадерлеләребез чын күңелдән олы бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, кайгы-хәсрәтсез көннәр, күңел тынычлыгы, без-балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның рәхәтен күреп, бер-берегезгә терәк булып, озак еллар тигезлектә, муллыкта яшәргә насыйп булсын.

    Без телибез сезгә озын гомер,

    Шатлыкларның

    иң-иң олысын.

    Көннәрнеңдә бәхетлесен генә,

    Ә гомернең якты нурлысын.

    Җирдә кояш нуры

    балкыгандай,

    Сез балкыйсыз безнең күңелдә.

    Тормышыбыз

    сезнең белән матур,

    Рәхмәтлебез сезгә гомергә.

    Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз Радик-Фәридә, оныкларыгыз Динар-Гөлзидә, Гүзәл-Ирек, оныкчыкларыгыз Амилә, Ризван.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: