Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Балык Бистәсе районы Полянка авылында яшәүче кадерле әниебез Мәрзия Габдрахман кызы Хисмәтовага 24 апрельдә 60 яшь тула.

24 апреля 2020, 09:05

529

0

Кадерле әниебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме-алдагы гомер юлларың, тормыш юлларың иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә бүгенгедәй балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әтиебез белән бәхетле гомер ит!

Син бит безнең өчен кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге картайма,

Иң кадерле якын кешебез.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет, куанычлар,

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр һәм зур ихтирам белән:  сине хөрмәт итеп балаларың, оныкларың. Безнең теләкләргә әтиебез Рәфкать тә кушыла.

фотоrsu

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев