Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе районы Полянка авылында яшәүче  җизнәбез Альберт  Сәгмән улы Шәяхмәтовны 22 нче апрельдәге 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

    --, 19 апрель 2019 - 09:48
    233
    0
    0

    Балык Бистәсе районы Полянка авылында яшәүче  җизнәбез Альберт  Сәгмән улы ШӘЯХМӘТОВны 22 нче апрельдәге 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

    Сиңа озын гомер, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Нурия апай белән киләчәктә бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын.

    Күпме булса җирдә изге теләк,

    Без телибез сиңа барын да.

    Ап-ак карлар кебек бәхет яусын,

    Туган көннең һәрбер таңында.

    Иң изге теләкләр белән: Ильфрүз-Равия, Мирзаҗан-Миләүшә, Рамил-Алсу һәм балалар.

     

    фото архив

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: