Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Балык Бистәсе районы Полянка авылында яшәүче безнең өчен иң якын, иң хөрмәтле кешебез - әниебез Дания Фәһим кызы Сөнгатуллинага 30 ноябрь көнне 65 яшь тула

05 декабря 2019, 14:40

1202

0

0

Балык Бистәсе районы Полянка авылында яшәүче безнең өчен иң якын, иң хөрмәтле кешебез - әниебез Дания Фәһим кызы Сөнгатуллинага 30 ноябрь көнне 65 яшь тула

Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, сау-сәламәт, шат һәм көләч бул! Һаман шулай безгә терәк булып, әти белән тигезлектә, матур итеп яшәргә насыйп булсын.
“Әни!”- диеп дәшү шундый рәхәт,
Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.
Әни булдың, әни булып калдың-
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
“Әни!”-диеп әйтә алу бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган изгелекләреңне,
Булса иде, әни, бәхилләтеп.
Иң изге теләкләр юллап: кызың Лилия, киявең Азат,оныкларың Динә, Инзилә, Әминә, кодаларың Габделхәй белән Сания.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев