Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында гомер итүче әниебез Мөслимә Нурмөхәммәт кызы Кыямовага 7 июльдә 60 яшь тула

03 июля 2020, 08:33

569

0

1

Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында гомер итүче әниебез Мөслимә Нурмөхәммәт кызы Кыямовага 7 июльдә 60 яшь тула

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез, әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен, гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп әти белән тигезлектә озак яшәргә насыйп булсын. 
Әни-акыллы да, сабыр да,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомереңнең буйларына,
Сау-сәламәт булсаң иде.
Әни, йолдызларның иң яктысы,
Гөлләрнең хуш ислесе.
Әйбәт әниләр бик күп алар,
Юк шул синең төслесе.
Әни, сиңа аз булыр күк,
Рәхмәтләр әйтү генә.
Әни, син безнең өчен,
Бер генә, берәү генә.
Иң изге теләкләр белән һәм зур ихтирам белән сине хөрмәт итеп:  балаларың, оныкларың. Безнең теләкләргә әтиебез Габделбәр дә кушыла. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев