Анатыш авылында гомер итүче Әлфия Вәгыйз кызы ГАЗИЗОВАның 15 нче декабрьдә гомер бәйрәме
Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебезне туган көне – юбилее белән котлыйбыз. Әниебез! Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык телибез. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез.
Шушы ямьле бәйрәмеңдә төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа!
Котлы булсын, әнкәй, туган көнең,
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән,
Үтсен иде алдагы көннәрең.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Рәдиф, балаларың Альмира, Рәмис.
Нет комментариев