Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Котлыйбыз!

29 января 2015, 10:52

876

0

0

Котлыйбыз!

Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа саулыкның ныгын, гомернең озынын, бәхетнең чиксезен телибез. Изге күңелле, тормышыбызда ышанычлы таянычыбыз һәм киңәшчебез булуыңа сиңа рәхмәтлебез. Күңел җылың һәммәбезгә җитә, ярдәмчел, туган җанлы, олы йөрәкле дә син. Киләчәк көннәреңдә кирәкле, кадерле булып, тигезлек белән балаларыңның игелеген, оныкларыңның шатлыгын күреп, аларның бәхетенә сөенеп яшәргә насыйп булсын сиңа.

Сине яратып тормыш иптәшең Равил, балаларың Рамзил, Гөлүсә, сөекле оныгың Айзилә, Ильназ-Айгөл. Безнең теләкләргә туган- тумачалар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев