Котлыйбыз!
Кадерлебез, сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Котлы булсын олы туган көнең,
Зур шатлыклар каршы алсыннар.
Әгәр булган булса борчуларың,
Үткән тормышыңда калсыннар.
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Халидин, кызың Айсылу, улың Булат.
Нет комментариев