Котлыйбыз!
Бердәнбер кадерле апабыз! Сине күркәм юбилеең белән чын йөрәктән тәбриклибез. Сәламәтлек, җан тынычлыгы, хөрмәтле гомер телибез. һәр мизгелгә куанып, имин һәм мул тормышта тигезлек белән баларыгызның һәм оныкларыгызның бәхетен күреп яшәргә язсын. Туар таңнарың нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.
Без телибез сиңа теләкләрнең,
Иң изгесен һәм иң олысын.
Тоеп яшә һәрчак тормышыңда,
Һәрберебезнең күңел җылысын.
Иң изге теләкләр белән: сеңлең Чулпания гаиләсе белән, бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев