Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

23 гыйнвар көнне,  Балык Бистәсендә яшәүче кадерле әтиебез Кәниф Кыям улы Гариповка 70 яшь тула.

22 января 2020, 13:22

538

0

0

23 гыйнвар көнне,  Балык Бистәсендә яшәүче кадерле әтиебез Кәниф Кыям улы Гариповка 70 яшь тула.

23 гыйнвар көнне,  Балык Бистәсендә яшәүче кадерле әтиебез Кәниф Кыям улы Гариповка 70 яшь тула.

Шушы олы юбилеең белән чын күңелдән котлап,әтиебезгә сәламәтлек,озын гомер, бәхет, таза зиһен, җан тынычлыгы һәм барлык эшләреңдэ уңышлар телисебез килә.

Әти диеп дәшүләре-

Күңелгә шундый рәхәт!

Әтиле булуым өчен,

Язмышыма мең рәхмәт!

Еллар узгач кына аңлыйсың,

Һәй! Кирәк алар безгә!

Үткәннәр искә төшә дә,

Яшьләр тыгыла күзгә.

Кечкенәдән хәреф өйрәтеп,

Мәктәпкә озатып калдың.

Беренче хезмәт дәресен

Әти, мин синнән алдым.

Еллар узгач күп нәрсәгә,

Бүтән төрле карыйсың.

Катлаулы тормыш хәлләрен

Үзең аңлый башлыйсың.

Шул катлаулы тормыш юлларын-

Тыныч кына үтегез.

Әни белән парлап безнең

Кайтуларны көтегез.

Сез сәламәт,тыныч булсагыз,

Шуннан зур бәхет бармы?

Озак еллар бергә-бергә

Үтәргә шул юлларны!

Әтием! Туган көнең!

Шатлыклы көнең буген!

Чын күңелдән котлыйм сине!

Бары яхшылык телим!

Нык саулык! Таза зиһен!

Бәхет, шатлык, тынычлык!

Аяз күкләр, мул тормышлар,

Озын гомер, матур картлык!

Барлык балаларың бүген,

Синең янга жыелдык.

Котлыйбыз сине әтием!

Яратабыз сине бик!

Барлык балаларың исеменнән: кызың Ләйсән, безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

 

фото из соц.сетей

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев