16 октябрьдә Бәтке авылында яшәүче Гөлинә Кыям кызы ШИҺАПОВАга 60 яшь тула
Сөекле хатыным, яраткан әниебез! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа исәнлек-саулык, озын-гомер, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете телибез. Балаларыңның рәхәтен күреп тигезлектә яшәргә язсын! Без сине бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Күз тимәсен, матур, чибәр,
Акыллы һәм бик түзем.
Буй-сының да бик килешле,
Елмаеп тора йөзең.
Кулың ята бөтен эшкә,
Эшлисең белеп кенә.
Булганына шөкер итеп,
Йөрисең көлеп кенә.
Синнән башка нишләр идек,
Ярый әле тугансың.
Бик кадерле хатын-әни булып,
Безгә насыйп булгансың.
Туган көнең котлы булсын-
Теләкләрнең иң зуры.
Аллаһ сине саклап йөртсен,
Син-өебезнең нуры.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гомәр, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев