Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

10 май көне - безнең өчен иң зур бәйрәм. Чыршылы Елга авылында гомер итүче, безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез - әниебез, Равия Хаҗиәхмәт кызы Моталлапованың күркәм юбилее, 55 яшь тулган көне.

08 мая 2019, 09:00

788

0

Кадерле әниебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшәвеңне телибез. Әни, төпле киңәшләрең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен мең рәхмәт.

Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа, әни!

Туган көнең, әни, алып килсен

Бары сәламәтлек,шатлыклар,

Безгә биргән йөрәк җылылыгың,

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Җирдә кояш нуры балкыгандай

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Сокланырлык гомер юлы үтеп,

Терәк булып безгә тормышта,

 Безнең өчен янып яшисең син,

 Куанасың һәрбер уңышка.

Якты йолдыз кебек балкыйсың син

Тормыш юлларыбыз күгендә.

Иң кадерле кешебез булып ,

Торасың син күңел түрендә.

Иң изге теләкләр белән: балаларың, кияүләрең, оныкларың.

фотоmedcollege-old.bsu.edu.ru

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев